УДК 297
ББК 86.38
Д 25
Девбаш Фирдус
Татарские молитвы. – Казань: РИЦ «Школа», 2009. – 136 с.
УДК 297
Д25
ББК 86.38
ISBN 5-94712-001-1
ТАТАРСКИЕ МОЛИТВЫ 3
Введение
Кто без молитвы, тот и без Бога
О языке молитв
Аа Кк Фф
Əə Лл Хх
Бб Мм Һһ
Вв Нн Цц
Гг Ңң Чч
Дд Оо Шш
Ее Өө Щщ
Ёё Пп Ъъ
Жж Рр Ыы
Җҗ Сс Ьь
Зз Тт Ээ
Ии Уу Юю
Йй Үү Яя
күз – глаз;
күз+лек – очки;
күз+лек+ле – в очках;
күз+лек+ле+лəр – те, кто в очках;
күз+лек+ле+лəр+не – тех, которые в очках.
ТАТАРСКИЕ МОЛИТВЫ 21
Утренняя молитва
(яңа көнне арбау)
Именем Неба,
Именем Белого Солнца,
Именем Серебряной Луны,
Сутью Матери Земли-Воды!
Протягиваю к тебе руки,
О Всевышний!
Так я встречаю рождающийся день
И заклинаю –
Смотрите на меня, слушайте меня!
Молитва на дорогу
(юл догасы)
Əпсен-төпсен,
Башыгыз аң булсын,
Юлыгыз уң булсын!
Иялəрне чакырам,
Ак тəкəгə утырам,
ТАТАРСКИЕ МОЛИТВЫ 49
Учагында ут янсын,
Табасына май тамсын,
Тимергə хөрмəт булсын,
Изге кирəмəт булсын,
Утка корбан суелсын,
Ятимнəргə куелсын,
Котка корбан суелсын,
Мəрхүмнəргə куелсын,
Өрəклəр һəм Йерехлəр
Бəхиллеккə туенсын!
Мəңге яшəгез!
Артсын кешебез,
Булсын ишебез!
(Галимҗан Гыйльманов архивыннан)
Молитва от пожара
Əпсен – төпсен,
Ут күңеле көр булсын,
Өйгə җылы бөркелсен! (6:330)
И Идел-йорт, Идел-йорт,
Идел эче имин йорт,
Атам кияү булган йорт –
Иелеп олылаган йорт;
Анам килен булган йорт –
Иелеп сəлам əйткəн йорт;
Кендегемне кискəн йорт,
Керем-коңым юган йорт;
Бия сауган сөтле йорт,
Кымыз эчкəн котлы йорт;
Идел – Җаек арасы
Кала белəн тулган йорт;
Ашлы белəн Ибраһим
Ашлык белəн тулган йорт,
Ата-бабам тоткан йорт,
Котлы булсын туган йорт!
Əрвахларны онытмагыз!
Затыбызга-зəверебезгə,
Затсыз-зəверсезлəргə,
Оҗмах ашлары булсын,
Очтомаг ашлары булсын,
70 Фирдус ДЕВБАШ
«И аллаһы тəгалəм,
Илемə-йортыма тынычлык бир,
Авыл-күршемə тынычлык бир,
Бар балаларыма да саулык-сəламəтлек,
идайəтлек, тəүфик, шəпкатлек бир.
Төрле бəла-казалардан үзең саклыйсың,
Ут бəлəсеннəн, су бəлəсеннəн үзең саклыйсың,
Күренер-күренмəс нахак бəлалəрдəн үзең
саклагайсың.
Тапкан табышларының, малларының хəйерен
күргəйлəр иде,
Бəрəкəтле табышлар булгай иде.
Үземə дə саулык биргəй идең.
Əгəр əҗəл бирсəң, иман бир,
Түремдə иманымны əйтеп, изге көннəрдə саф-йан
көйенчə дөнйадан үтəргə нəсиб итсəң иде.
ТАТАРСКИЕ МОЛИТВЫ 71
Чардыwан куйып
Нурландырыгыз.
Агач утыртып
Куандырыгыз.
Йафраклар йарса
Кошлар сайраса.
Рухым шатланыр
Догалар барса (13:189)
[чардыwан – чардуган].
Аллага аманəт,
Яткан җиреңдə тыныч ят.
Караңгы урының яктырсын,
Рухың шат булсын, –
Алабуга – би балык
Яр буенда ятадыр.
Ярты суалчан өчен
Миңа башын сатадыр (6:350-351).
Ками-мами, зəмзə-мами,
Тари-мари, зəмзə-мари,
Бези, бези, зəмзə-мари
Хак пəйгамбəр зəмзə бези,
Тарлан, тарлан төлке, тарлан төлке!
Кара башлы, кызыл башлы, ак башлы,
Син, син, йаман, төлке,
Синдин мин йаман! (4:57)
Əй Саташкы, Саташкы,
Кермə минем төшемə,
Кит син шайтан ишенə.
Тəмле-татлы усак, –
Миннəн сиңа ясак! (5:308)
ТАТАРСКИЕ МОЛИТВЫ 85
Аллаһым,
Барган һəр җиргə татулык китерик,
Бүлүче түгел, берлəштерүче булыйк.
Нəфрəт булган җиргə сөю,
Рəнҗеш-каргыш булган җиргə кичерү,
Шик булган җиргə ышаныч,
Өметсезлек булган җиргə өмет,
Караңгылык булган җиргə яктылык
Вə кайгы-хəсрəт булган җиргə шатлык
чəчү бəхетен безгə бир.
Аллаһым,
Кимчелеклəрне күрүчелəрдəн түгел,
аларга игътибар итмəүчелəрдəн,
Юаныч эзлəүчелəрдəн түгел, юатучылардан,
Аңлаеш көтүчелəрдəн түгел, аңлатучылардан,
90 Фирдус ДЕВБАШ
Тоягың май,
Борының бал.
Ияңнең чирен
Үзеңə ал… (5:276)
Төтəс-төтəс хатыннан,
Кыздан, кара күздəн,
Зəңгəр күздəн, яшел күздəн,
Коңгырт күздəн, усал күздəн,
Картлардан, яшьлəрдəн,
Ятлардан, дуслардан.
Тфү, тфү, бетсен-китсен
Җитмеш агач башына,
Азганга, тузганга,
Тигəнəккə, туфракка,
Җилгə очкан яфракка,
Тфү, тфү, үтсен-китсен.
ТАТАРСКИЕ МОЛИТВЫ 113
И, Тəңрем!
Алтмыш ала күздəн,
Кырык кара күздəн
Үзең сакла! Тфү!
114 Фирдус ДЕВБАШ
Су буенда су яры,
Су ярында су ташы.
Шул ташны кем исəплəп чыкса,
Əлеге кешегə күз тисен.
Су буенда су яры,
Су ярында кəбестə башы.
Шул кəбестəне кыйа киттем.
Аның башын кем исəплəп чыкса,
Шул кешегə күз тисен.
Су ярында ак җитен,
Бу ягында күк җитен.
Җитен башын кем исəплəп чыкса,
Əлеге кешегə күз тисен.
***
Чирне үзегезнең иң көчле коралыгыз – уйны җигеп
тə җиңəргə мөмкин. Авырткан җиргə карыйсыз да тыныч
кына чир китсен дип күңелдəн телəп утырасыз. Бүленмəгез,
уйларны читкə җибəрмəгез – шул гына. Бу эштə бераз
116 Фирдус ДЕВБАШ
Заключение
Вера
М. И. Ахметзянов,
доктор филологических наук
132 Фирдус ДЕВБАШ
ЛИТЕРАТУРА
1. Əхмəтҗанов М. Кулъязма китапларда кече жанрлар
/ М. Əхмəтҗанов// «Казан утлары» («Огни Казани») ж-лы,
1994, №3.
2. Татар халык мəкальлəре / Җыючысы, төзүчесе һəм
кереш мəкалə язучы Н. Исəнбəт. – Казан: Татар. кит. нəшр.,
1959. Т.1.
3. Ахметзянов М. И. Из опыта анализа лексики древних
татарских заговоров / М. И. Ахметзянов // Татарская лексика в
семантико-грамматическом аспекте. – Казань: ИЯЛИ, 1988.
4. Ахметзянов М. И. Тексты татарских языческих за-
клинаний / М. И. Ахметзянов // Формирование татарского
литературного языка. – Казань: ИЯЛИ, 1989.
5. Татар мифлары: иялəр, ышанулар, ырымнар, фаллар,
им-томнар, сынамышлар, йолалар. – Казан: Татар. кит. нəшр.,
1996. – 1-нче китап.
6. Татар мифлары: иялəр, ышанулар, ырымнар, фаллар,
им-томнар, сынамышлар, йолалар. – Казан: Татар. кит. нəшр.,
1999. – 2-нче китап.
7. Коблов Я. Д. Мифология казанских татар / Я. Д. Коблов //
ИОАЭИ. – Казань, 1910. – Т. XXVI. – Вып. 5.
8. Баязитова Ф. С. Керəшеннəр. Тел үзенчəлеклəре һəм
йола иҗаты / Ф. С. Баязитова. – Казан: Матбугат йорты,
1997.
9. Нечуй-Левицький I. Свiтогляд украiнського народу.
Ескiз украiнськоi мiфологii / I. Нечуй-Левицький. – 2-е вид. –
Киiв: Обереги, 2003.
10. Насыри К. Поверья и обряды казанских татар, обра-
ТАТАРСКИЕ МОЛИТВЫ 133
Содержание
Введение .................................................................................. 3
Кто без молитвы, тот и без Бога ..................................... 3
О языке молитв ………………………………………… 13
Язык и дух народа ............................................................... 25
.
136 Фирдус ДЕВБАШ
Духовное издание
Девбаш Фирдус
(Фатклисламов Фирдус Нурисламович)
ТАТАРСКИЕ МОЛИТВЫ